ТР да коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр иткәнчә, Татарстанда 21 яңа коронавирус инфекциясе очрагы расланган, шуларның 5се – Яр Чаллыда. Читтән кертелгән очраклар – 8, авырулар белән якын элемтәләр – 13. 10 пациент госпитализацияләнгән, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 11 кеше өйдә дәвалана. Хәзерге вакытта республикада 128 очрак теркәлгән. Россия Федерациясе буенча барлыгы 27 938 авыру.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 16 апрель 2020, 10:58