Мы в социальных сетях

Бүген Наил Мәһдиев сугыш ветераннары госпиталенең COVID-19 диагнозы белән пациентларны кабул итүгә әзерлеген бәяләде. Шулай итеп, учреждениедә коронавирус инфекциясе расланган шәһәр һәм якын-тирә районнар пациентлары өчен 80 койкага исәпләнгән резервны ачу күздә тотыла.

Госпитальнең баш табибы Резедә Мәүлетова авыруларны кабул итү өчен бер һәм ике урынлы палаталарны күрсәтте. Хәзер төзүчеләр һәр палатада махсус медицина кислородын үткәрү белән шөгыльләнәләр. Барлыгы шундый палаталар 56 булачак. Өстәмә рәвештә ИВЛ аппаратлары белән 28 палата җиһазланачак (элек ике шундый палата гына иде). Госпитальнең медперсоналы беренче каттагы бер кабинетны реанимация өчен җиһазландырган инде, анда аппаратлар урнаштырылган.

"Пневмония диагнозлы белән һәр пациентның хәле начарланырга мөмкин һәм аңа һава җитми. Аларга реанимация чараларын вакытында күрсәтү өчен без нәкъ менә әзерлек эшләре алып барабыз. "Ковид" госпиталь өчен ачарга ниятләнгән барлык койкаларның 70%ы кислородка тоташтырылачак. Үпкәләрне ясалма вентиляцияләү  һәм һаваны дымландыру җайланмалары тоташтырылачак", - дип аңлатты госпитальнең баш табибы Резедә Мәүлетова.

Хәзер госпиталь персоналы-126 кеше. Алар коронавирус чорында ярдәм күрсәтү буенча укулар уза, шул исәптән махсус киемнәрне зарарланудан саклау һәм эшкәртү ысуллары турында. Наил Мәһдиев шулай ук медиклар өчен билгеләнгән палаталарны карады. Куркынычсызлык максатларында COVID-19 инфекциялеләрне дәвалаучы медицина персоналы госпиталь диварларын ташлап китмәячәк. Госпитальдәге маршрутизация шундый оештырылган ки, пациентлар һәм табиблар биредә яшәү чорында очрашмый. Палатада икешәр хезмәткәр яшәр дип көтелә. Бүлмәләрдә барлык кирәкле шартлар бар, ризык кабул итү өчен һәм кер юу өчен аерым зона  булдырылган. Шулай ук компьютерларда эшләү зонасы оештырылачак.

«Без Россия Федерациясе субъектларының кайбер клиникалары буенча табибларның үзләре авыручылар арасында булуын күрәбез. Шуңа күрә бернинди көтелмәгән хәлләр булмасын өчен барлык санитар нормаларны үтәргә кирәк», - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Учреждениене караганнан соң, шәһәр башлыгы төзүчеләргә эшне киләсе атнада тәмамлау бурычын куйды.

Җомга, 17 апрель 2020, 10:02