Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда бакчачылык оешмаларына пассажирлар ташуны оештыру бара. Пассажирлар ташуны гамәлгә ашыру аукционында Чаллы "Пассажирлар ташу" оешмасы җиңде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу аукционга гариза биргән бердәнбер предприятие.

Бакчачылык ширкәтенә халыкны ташу 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр 38 маршрут буенча башкарылачак, бу максатлар өчен 38 автобус җибәрү планлаштырыла. Аерым категория пассажирлар, шулай ук барлык пенсионерлар өчен каралган ташламалы транспорт карталары буенча йөрү автокаланың шәһәр яны элемтәсендәге барлык маршрутларда да гамәлдә булачак.

Җомга, 17 апрель 2020, 13:23