Мы в социальных сетях

РФ Социаль иминият фондының ТР буенча бүлеге 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк хезмәткәрләргә хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча түләүләрне 20-30 апрельгә кадәр 11 календарь көнгә озайта. Бу РФ Хөкүмәтенең «65 яшь һәм аннан өлкәнрәк затларга карантин булган очракта эшкә яраксызлык битләрен рәсмиләштерүнең, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләү һәм түләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында»16.04.2020 елның 517 нче номерлы карары үз көченә керү белән бәйле.

Федераль социаль иминият фондының Чаллы филиалы 65 яшь һәм аннан да өлкәнрәк булган һәр хезмәткәргә (Исем-фамлиясе, СНИЛС, уртача хезмәт хакы, ЭЛН 9990000 бердәм универсаль номеры белән страховкаланган стажын күрсәтеп) электрон реестр формалаштыруны һәм җибәрүне сорый. Аны  21 апрельдән башлап (электрон реестрларны кабул итү шлюзын эшләп бетергәннән соң) җибәрүне сорыйлар. Барлык сораулар буенча электрон формада f9@ro16.fss.ru мөрәҗәгать итү сорала, кабул итү өчен телефоннар: 71-38-20 (кабул итү бүлмәсе), 71-50-47, 70-70-04, 71-28-26 (түләү бүлеге).

Җомга, 17 апрель 2020, 14:16