Мы в социальных сетях

Дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр азык-төлек җыелмалары алачак. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләвенчә, әлеге максатлар өчен шәһәр бюджетыннан 1 млн 353 мең 580 сум акча бүлеп бирелгән. Мондый ярдәмне шәһәрнең 1828 укучысы алачак. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы 436 инвалид балага да ярдәм күрсәтеләчәк. "Мәктәп туклануы" комбинатында бүген азык-төлек белем бирү мәктәпләренә китерелгән. Бу продуктларны фасовкалау бара һәм иртәгә әти-әниләрнең күбесе әлеге продуктларны алачак", - дип өстәде Хәлимов. Ул билгеләп үткәнчә, продуктларны якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә дә алырга мөмкин булачак. Алар бала укый торган мәктәптә биреләчәк.

Моннан тыш, хәйрия ярдәме күрсәтелә, исемлекләр социаль яклау идарәсендә дә бар. Мондый гаиләләргә 86 азык-төлек җыелмасы бирелгән инде. «КАМАЗ» ФК 180 азык-төлек җыелмасы һәм "Чаллы икмәге" - 250 азык-төлек җыелмасы бүлеп бирде. Казан федераль университетының чит ил студентлары өчен Тукай районы белән берлектә 900 азык-төлек җыелмасы әзерләнгән. 

Башкарма комитетка азык-төлек җыелмасының яртысын түләү иниөиативасы белән KazanExpress компаниясе мөрәҗәгать итте: «Мин әлеге проектны хуплаган һәм безнең өлкән буын кешеләре әлеге продуктларны ала алган бизнесменнарга мөрәҗәгать итәр идем», - дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэрына  Рамил Хәлимов.

«Бу катлаулы вакытта моңа мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге бар. Минем уйлавымча, бездә шундый киң күңелла кешеләр байтак», - дип шәрехләде Наил Мәһдиев. 

Шәһәр башлыгы ярдәм күрсәткән компанияләргә, оешмаларга һәм битараф булмаган чаллылыларга рәхмәт белдерде.

Җомга, 17 апрель 2020, 17:29