Мы в социальных сетях

Башкарма комитет халыкның подъездларны һәм ишегалларын дезинфекцияләү буенча мөрәҗәгатьләрен социаль челтәрләрдә  күзәтеп тора. Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб утырышы вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләвенчә, алар барысы да шул ук көнне оператив рәвештә эшкәртелә.

Идарәче компанияләрнең һәм ТСЖларның барлык җитәкчеләре белән коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча көндәлек профилактик чаралар үткәрү кирәклеге турында әңгәмәләр үткәрелде. Бу – күпфатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында, ишегалды территорияләрендә дезинфекция үткәрү, ишегалларында урнашкан барлык балалар һәм спорт мәйданчыкларында тасмалар булуны тәэмин итү.

"Без дезинфекция үткәрелгәнме, юкмы тикшереп йөрмибез. Мөрәҗәгать була икән, чыгабыз да тагын бер кат эшкәртәбез. Кеше мөрәҗәгать итә икән, безнең аны игътибарсыз калдырырга хакыбыз юк", - диде ул.

 Наил Мәһдиев заявка бирүчене чакырып, дезинфекцияләүне аның алдында башкарырга киңәш итте: "Дезинфекцияләүгә гариза бирүче, бу процессны үзе күрмичә, башкарылган эшкә ышанмаячак. Дезинфекцияләүне аның алдында башкарырга кирәк, килсен, күрсен. Ул үзенең мөрәҗәгате үтәлгәнен белергә тиеш. Бу эшкә битараф караганчы, тагын бер тапкыр чыгып дезинфекцияләү хәерле", - диде Наил Мәһдиев.

Халыкка уңайлы булсын өчен «Яр Чаллы шәһәре администрациясе» төркемендә махсус рубрика булдырылган, анда һәр кеше идарәче компанияләр эше турында үз фикерен калдыра ала.

Җомга, 17 апрель 2020, 17:46