Хөрмәтле православие динендәге шәһәрдәшләр!
Сезне Изге Пасха көне белән котлыйм!
Бу бөек бәйрәм – Христосның Яңадан тууы һәм яңа тормыш символы булып тора. Ямьле яз кебек үк, ул да дөньяны якты һәм илаһи төсләр белән тулыландыра, кешеләрнең күңеленә өмет һәм оптимизм өсти.
Быел Пасха катлаулы шартларда билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көнендә мәхәббәт, мәрхәмәтлелек һәм сабырлык кебек сыйфатларны искә төшерик. Иң мөһиме – йөрәкләрдә яшәүче ышаныч хисе. Безнең республика күпмилләтле һәм бүген һәркем, нинди дин тотуына карамастан, дөньяның пандемиядән тизрәк арынуын тели.
Барыгызга да сәламәтлек, гаилә иминлеге, һәркемнең күңелендә шатлыклы бәйрәм хисе тоюын һәм якты юл башлануын телим! Йортыгыз шатлык белән тулсын, авырлыклар аны читләтеп үтсен.
Н. Г. Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэры
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 19 апрель 2020, 01:17