Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда коронавирус белән авыруның тагын дүрт очрагы теркәлгән. ТРда коронавирус белән көрәшү буенча оператив штаб хәбәр иткәнчә, республикада коронавирус инфекциясенең 16 яңа очрагы расланган. 12 кеше авыручы белән якын элемтәдә булган, дүрт очрак читтән кертелгән. Биш пациент госпитализацияләнгән, 11 кеше өйдә дәвалана. 18 нче апрельгә республикада 160 COVID-19 очрагы теркәлгән. Россия Федерациясе буенча барлыгы – 36 793 очрак.

Шимбә, 18 апрель 2020, 10:57