Мы в социальных сетях

Бүгенге көннән шәһәрнең барлык белем бирү учреждениеләрендә Чаллының дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләренә азык-төлек җыелмалары таратыла башлады. Исегезгә төшерәбез, бу максатларга шәһәр бюджетыннан 1 млн 353 мең 580 сум акча бүлеп бирелгән. Мондый ярдәмне шәһәрнең 1 828 укучысы алачак. 

Гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы 436 инвалид балага да ярдәм күрсәтеләчәк. Азык-төлек җыелмаларын "Мәктәп туклану"ы ҖЧҖ туплады. Барлык пакетларга да мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе, сәламәтлек саклау идарәсе һәм ТРда коронавируска каршы көрәш буенча штабның кайнар линияләре күрсәтелгән белешмәлекләр салынган. Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе барлык мәктәпләргә җыелмалар биргәндә барлык саклык чараларын үтәргә күрсәтмә бирде.

"Азык-төлек җыелмасы беренче чиратта кирәкле товарлардан чыгып формалашты. Барыннан да элек, бу ярмалар, макарон әйберләре, май, шикәр һәм башкалар. Формалаштыру белән "Мәктәп туклану" комбинаты шөгыльләнә. Кичә аларны ташый башладылар, ә бүген тараталар. Мәгариф учреждениесендә белем алучы һәм әлеге категориягә туры килә торган һәр балага бүген без җыелманың 90%ын бирергә планлаштырабыз", - дип аңлатты Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин.

Бүген ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә килә алмаган гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын якын көннәрдә бирәчәкләр. Җыелмалар апрель аена туры килә торган 22 дистанцион уку көненә исәпләнгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, уку елын үзгәрешсез төгәлләү планлаштырыла: 25 майда – чыгарылыш сыйныф укучыларының, 31 майда – калганнарның. «Игелекле Чаллы» акциясе оешмалардан да ярдәмне үз эченә ала. Аның кысаларында «КАМАЗ» футбол клубы һәм «Чаллы икмәге» сәүдә йорты аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм күрсәтә. Исемлекләр шәһәрнең социаль яклау идарәсе тарафыннан формалаштырыла.

Шимбә, 18 апрель 2020, 16:16