Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда коронавирус йоктыруның 17 яңа очрагы расланды. ТР да коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр иткәнчә, республикада барлыгы 31 яңа COVID-19 очрагы расланган. 3 очрак читтән кертелгән характерына ия, калганнары – авырулар белән якын элемтәдә тору нәтиҗәсендә. 5 кеше уртача авыр хәлдә хастаханәләргә озатылган. 26 кешедә авыруның җиңел яки симптомсыз формасы диагностлаштырылган, алар өйдә дәвалана. 19 апрельгә Татарстанда 191 авыру очрагы теркәлгән. 28 кеше терелгән, 163е табиблар күзәтүе астында - күпчелегенең авыруы җиңел яки симптомсыз формада уза.

Якшәмбе, 19 апрель 2020, 11:25