Мы в социальных сетях

Яр Чаллының экология музее "Зәңгәр яулык" дигән нәфис чигү буенча дистанцион иҗади конкурс игълан итте. Анда белем бирү учреждениеләре, укучылар, студентлар, педагоглар, яшьләр оешмалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары һәм башкалар катнаша ала. Конкурска кулдан чигелгән бүләк яулыкларының фотосурәтләрен тәкъдим итәргә кирәк. Нәфис чигү дизайны хәрби тематиканы чагылдырырга тиеш: Җиңү, бәйрәм, салют, чәчәкләр һ.б. чигелгән кул эшләнмәләренең фотосурәтләре, "Зәңгәр яулык" тамгасы белән 25-30 апрельдә кабул ителә. 

 Конкурс турында нигезнамә белән биредә танышырга мөмкин.

Дүшәмбе, 20 апрель 2020, 10:28