Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда коронавирус йоктырган 265 кеше медиклар күзәтүе астына алынды. Шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев сөйләвенчә, бу чит илдән кайткан, шулай ук COVID-19 инфекцияле затлар белән элемтәдә булган кешеләр.

Чаллыда коронавирус инфекциясенең 47 очрагы ачыкланган, шуларның алтысы бүген расланган. "24 кеше өйдә дәвалана, аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза, әмма алар шулай ук медицина күзәтүе астында. Калганнары стационарда. Пациентларның күбесе – уртача дәрәҗәдә, берсенең хәле канәгатьләнерлек. Хастаның авыр агымы күзәтелгән пациентлар бар, бу аларда башка авырулар булу белән дә бәйле", - дип аңлатты Александр Николаев.

Дүшәмбе, 20 апрель 2020, 11:53