Мы в социальных сетях

Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген кредит оешмалары вәкилләре һәм шәхси эшмәкәрләр белән чираттагы киңәшмә уздырды. Утырышта шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Наталия Кропотова һәм Ирина Сәгыйдуллина да катнашты. Эшмәкәрләрнең бер өлеше Сәүдә-сәнәгать палатасында иде. Әңгәмә форматында аралашу сәгать ярым дәвам итте.

Хәзерге вакытта эшмәкәрлек секторына ярдәм итү өчен финанс структуралары тарафыннан күрелә торган адымнар турында банк җитәкчеләре сөйләде. Әйтик, «АКИБАНКа»ның корпоратив клиентларга хезмәт күрсәтү идарәсе башлыгы Венера Туктарова үз-үзеңне изоляцияләү шартларында клиентлар алдындагы йөкләмәләрне үтәүне йомшартуга юнәлдерелгән чаралар турында хәбәр итте. 

Венера Туктарова 53 мөрәҗәгатьнең нибары 2се генә әлеге ярдәмнән файдалана ала, дип аңлатты. "Банклар клиент биргән мәгълүматның дөреслеге буенча тикшерү алып баралар. Керемнәрнең 30%ка кимүен раслау булырга тиеш. Әгәр кредит созаемщик белән бергә алынган икән, кимү 20%ка кадәр рөхсәт ителә. Безнең банк төп бурычны предприятиеләрнең агымдагы эшчәнлеген финанслауны туктатмауда күрә, чөнки бу мөһим тармаклар: азык-төлек, төзелеш, авыл хуҗалыгы. Эш бара. Көн саен кредитлар бирелә, траншларга хезмәт күрсәтелә. Нормаль режимда эшләргә тырышабыз", - диде ул.

Шулай ук ВТБ банкының операция офисы директоры Ирина Фришко, «Автоградбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Светлана Кузнецова һәм «Россия Саклык банкы» ГАҖнең Чаллы бүлекчәсе идарәчесе Айдар Шәрипов үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр.

Очрашуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта иң кирәкле продукт – еллык 0% белән хезмәт хакы түләүгә кредит. Банкларга 142 мөрәҗәгать кергән, шуларның 20се инде хәл ителгән, калганнары карау стадиясендә. Моннан тыш, кредиторларга түләүләрне кичектерү буенча 432 мөрәҗәгать килгән, шуларның 281е бүгенге көндә хупланган.

Шәхси эшмәкәрләр үз проблемаларын җиткерде. Әйтик, "Могҗиза-балалар" дәвалау педагогикасы үзәгенең башкарма директоры Ася Кислова Наил Мәһдиевкә мөрәҗәгать итте: «Безнең үзәк 1 апрельдән үз-үзеңне изоляцияләү режимында. Минем алда җитәкче буларак, штатны ничек саклап калу мәсьәләсе тора. Бу – 51 кеше. Без кризиска каршы чаралар күрдек һәм онлайн-мәктәп эшләдек, ягъни безнең үзәк эшчәнлеген күчердек. 2 апрельдән башлап тест форматында эшләтеп җибәрделәр, ә 16 апрельдә белем бирү мәктәбенең беренче модуле үткәрелде. 2016 елдан бирле социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр реестрында торабыз, бездә дәүләт-шәхси партнерлык. Социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр реестрында балаларны онлайн-режимда тернәкләндерүне рөхсәт итү үтенече бар. Моның өчен бездә барысы да әзер. Белгечләр өчен платформа әзерләдек, логистика эшләдек. Без моның документаль рәвештә эшләвен раслап, хезмәтләребез турында видео урнаштыра алабыз. Бу безнең коллективны һәм үзәкне бөлгенлектән коткарачак, ә хәзер шулай ук үз-үзләрен изоляцияләүче авыру балаларга бездән ярдәм алу мөмкинлеге булачак. Ата-аналар ягыннан ярдәм турында үтенечләр килә, әмма без аны әлегә онлайн-форматта гына күрсәтә алабыз».

Шәһәр мэры әлеге мәсьәләне хәл итүдә хәбәрдар булуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта ТР Премьер-министры Алексей Песошин адресына хат әзерләнә. «Мондый уникаль социаль әһәмиятле үзәк кешеләргә бик кирәк. Без сезгә бу катлаулы вакытта ярдәм итәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз», - дип ышандырды Наил Мәһдиев.

Эшмәкәр Әлфия Фәһимова эшсез калуыннан зарланды. Хәзерге вакытта ире белән бергә ул антисептик чаралар җитештерү буенча зур булмаган производство ачарга җыена. Франшизаны сатып алдым, бина таптым. "Җиһазлар китерүне көтәбез. Әлеге продукция җитештерү өчен кирәк булган спирт бик кыйммәтләнде. Кече бизнесны үстерү өчен нинди дә булса ташламалы кредит яки субсидия алырга мөмкинме?" - дип сорады ул. Наил Мәһдиев спикерны хуплады, Чаллы кызының хәзерге вакытта кирәкле проектны гамәлгә ашыруга алынуын билгеләп үтте, чөнки антисептик чараларга ихтыяж зур. "Без сезгә гамәлдәге инструментлар кысаларында ничек ярдәм итә алуын карыйбыз. Коллегалар сезгә барысы турында да хәбәр итәчәкләр", - диде шәһәр мэры.

Реклама бизнесы вәкиле Ирина Звереваны дәүләт ярдәме күрсәтә торган предприятиеләр исемлегенә ничек кереп булуы кызыксындырды. «Һәр кризис вакытында реклама бизнесы шактый нык зыян күрә. Аны арткы планга күчерәләр. Безнең шәһәрдә рекламачылар күп, 60ка якын оешма. Һәрберсендә 15ләп кеше эшли. Керемнәребез юк диярлек. Безгә дәүләт ярдәме күрсәтелә торган предприятиеләр реестрына ничек эләгергә?» ,- дип сорады ул.

"Предприятиеләр исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган. Муниципалитет ягыннан ярдәм итүгә килгәндә, без сезгә нәрсә белән ярдәм итә алачагыбызны караячакбыз", - дип вәгъдә итте Наил Мәһдиев.

Сишәмбе, 21 апрель 2020, 19:17