Мы в социальных сетях

«Триада» тегү компаниясе Чаллы медиклары өчен 500 костюм, «Броско» компаниясе тарафыннан тагын 70 костюм тегелгән инде. Компанияләр тарафыннан шулай ук 1000 пар бахила тегелде. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде.

Моннан тыш, «Тэмпо» компаниясе битлекләр җитештерү буенча линияләр урнаштыра. «Мин бу предприятиене тулысынча Чаллы шәһәрен дә, Татарстан Республикасын да тәэмин итә алыр дип уйлыйм. Аның куәте шактый яхшы. «Тэмпо» компаниясе безнең үтенеч буенча, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе белән, җитештерү линиясе сатып алды. Эшләтеп җибәрү һәм монтаж эшләре бара, якын көннәрдә «Тэмпо» заводында саклагыч битлекләрне күпләп җитештерү башланачак», – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Битлекләр җитештерүгә 26 тегү компаниясе дә кереште. Тулы исемлек һәм адреслар белән биредә танышырга мөмкин.

Дүшәмбе, 27 апрель 2020, 08:35