Мы в социальных сетях

12 130  сум  күләмендәге максималь пособиегә 1 марттан соң эшсез калган чаллылылар исәп тота ала. «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 2 958 кеше теркәлгән.

"1 марттан соң эштән азат ителгән һәм кадрлар үзәгендә теркәлгән, шул ук вакытта 26 атна хезмәт мөнәсәбәтләре булган гражданнарга алты айга пособие билгеләнә. Әгәр гариза мартта бирелгән икән, димәк, март аенда уртача хезмәт хакының процентына карата эшсезлек буенча пособие исәпләнәчәк. Беренче өч айда бу уртача хезмәт хакының 75%ын тәшкил итәчәк, ул 12 130 сумнан артмаган һәм 1 500 сумнан да ким булмаган күләмдә килеп чыга. Ягъни апрель, май һәм июнь айларында 12 130 сум исәпләнәчәк, алты айның калган ике аенда кеше уртача хезмәт хакының 60 процентын алачак. Әгәр гражданин 1 марттан соң эштән азат ителгән һәм «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә исәпкә баскан, әмма аның хезмәт мөнәсәбәтләре 26 атнадан кимрәк икән, аңа өч айга пособие исәпләнә. Әгәр март аенда эшсез сыйфатында исәпкә баскан икән, димәк март аенда ул 1 500 сум күләмендә минималь түләү, апрель һәм май айларында 12 130 сум алачак", – дип аңлатты Татьяна Быданова.

Чаллыдагы пенсия алды яшендәге кешеләр, 1 марттан соң эштән азат ителеп, 26 атна хезмәт мөнәсәбәтләре ия булса, эшсезләр буларак теркәлгән очракта, шулай ук 12 ай дәвамында максималь пособиегә исәп тота ала.

Хәзерге вакытта кадрлар үзәге дистанцион режимда эшләвен дәвам итә. Эшсезлек буенча исәпкә басу өчен чаллылылар гаризаны «Рәсәй эше» порталы аша гына бирә ала.

Чәршәмбе, 22 апрель 2020, 14:30