Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда торак йортларның подъездларын, тукталышларны, җир асты кичүләрен, юлларны һәм башка объектларны көн саен дезинфекциялиләр. 

 "Бу эш Башкарма комитет тарафыннан оештырылган һәм көн саен башкарыла. Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы һәм социаль челтәрләр бар, анда шәһәрдәшләребездән бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгатьләр килә. Без гаризаларны бер тәүлек эчендә, мөрәҗәгать итүчене чакырып, аның алдында ул хәбәр иткән участокны эшкәртәбез. Әгәр кемнеңдер подъездында дезинфекция үткәрелмәү буенча шик туа икән, ул мөрәҗәгать итә ала. Чаллылыларның теләкләрен игътибарсыз калдырмыйбыз. Хәзер дезинфекция көчәйтелде һәм коронавирус буенча хәл яхшырганчы дәвам итәчәк", - диде ул.


Илья Зуев спорт мәйданчыкларын эшкәртү барышын да билгеләп үтте, әлбәттә анда кешеләр булырга тиеш түгел. 
"Без моны саклану чарасы буларак эшлибез. Халык, керүне чикләп куелган тасмаларны өзә һәм мәйданчыклардан файдаланырга омтыла. Бәла килеп чыкмасын өчен, без өстәмә чаралар күрәбез", - дип өстәде. Шулай ук ул Гренада паркында йөрергә ярамавын билгеләп үтте ул, анда хәзерге вакытта җәмәгать киңлеге реконструкцияләнә. "Парк хәзер йөрү өчен ябык. Анда төзелеш эшләре бара. Имгәнүләр булмасын өчен, без паркка керүдән тыелып торырга киңәш итәбез", - дип кисәтте Илья Зуев.

Чәршәмбе, 22 апрель 2020, 14:38