Мы в социальных сетях

«Акульчев» компаниясе хезмәткәрләрендә коронавирус белән авыруының авыр формасы юк. Бу хакта бүген компаниянең башкарма директоры Айдар Кәримов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, дүрт кешенең авыруы уртача дәрәҗәдә уза, җидесенең – җиңел формада, өч кешенең – симптомсыз.

"Хезмәткәрләрнең производствода инфекция йоктыру фактлары юк. Мин моны ассызыкларга теләр идем. Моны бик үк дөрес аңлап бетермәүчеләр дә бар. Барлык очраклар да хезмәткәрләр үз-үзләрен изоляцияләгән вакытта ачыкланды. Алар предприятиедә булмадылар", - дип игътибарны юнәлтте спикер.

Аның сүзләренә караганда, авыру расланган барлык кешеләр дә дәвалауда: «Без алар белән элемтәгә кергән кешеләр исемлеген билгеләдек. Бу кешеләрне үз-үзләрен изоляцияләүгә җибәрдек. Безнең хезмәткәрләрнең 80%ы диярлек җитештерү процессыннан изоляцияләнгән. Хәзер гаять зур югалтулар кичерәбез, чөнки без җитештерү куәтләреннән якынча 20-30% эшлибез. Бүтән өлкә һәм предприятиеләрнең проблемасы башка. Аларда эшчәнлек бөтенләй алып барылмый яки коммерция нигезе юк икән, безнең хәл башкачарак тора. Безнең заявкалар бар, продукциябез белән тәэмин итүгә сораулар җитәрлек. Без аларны үти алмыйбыз, чөнки кешеләрне карантинга, изоляцияләүгә җибәрергә дигән карар кабул иттек», – дип сөйләде Кәримов.

Производствода Роспотребнадзор күрсәткән барлык чаралар да үтәлә. Шулай итеп, җитештерү мәйданчыкларында өстәмә лампалар, антисептиклар урнаштырылган. Кешеләр барлык кирәкле шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.

Хезмәткәрләр бер-берсеннән ике метр ераклыкта эшлиләр. Керү юлында һәр кешенең температурасы үлчәнә, барлык мәгълүматлар чек-битләрдә теркәлә. Термометр 37 градус күрсәтсә, кешене изоляцияләнгән бүлмәгә күчерәләр. Андый очракта хезмәткәрне хәлне ачыклау һәм алга таба карантинга урнаштыру өчен медицина учреждениесенә җибәрәләр. Моннан тыш, тән температурасы җитештерү циклы вакытында һәр дүрт сәгать саен үлчәнә.

  Хезмәткәрләр эшкә вахта ярдәмендә килә. Барлык автобуслар да дезинфекция чаралары белән эшкәртелә, ә кешеләр бер-берсеннән тиешле ераклыкта утыра.

Ул шулай ук продукцияне төрү автоматлаштырылган һәм кеше хезмәтен куллану бу этапта минимальләштерелгән, дип өстәде.

Чәршәмбе, 22 апрель 2020, 14:49