Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасында дистанцион режимда моношәһәрләр проблемалары буенча эксперт җәмәгатьчелеге белән түгәрәк өстәл узды. Әзерләнгән тәкъдимнәр Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгына җибәрелде.

"Без моношәһәрләрдә коронавирус таралуны профилактикалау буенча барлык кирәкле чикләү чаралары нәтиҗәле кулланылуын күрәбез. Хөкүмәт койка фондын булдыруга ярты миллиард сумнан артык акча бүлеп биргән. Күпчелек шәһәр төзүче предприятиеләр баш оешмалар аша система барлыкка китерүче оешмалар исемлегенә керде. Шуңа да карамастан, социаль-икътисадый хәл кискен начарайган очракны исәпкә алып, махсус ярдәмче программа аша муниципалитетларга федераль бюджеттан адреслы ярдәм күрсәтүне алдан уйларга кирәк. Аерым моношәһәрләргә кризиска каршы ярдәм кирәк булачак", - дип белдерде Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, Моношәһәрләрне тотрыклы үстерү буенча Эксперт советы рәисе Әлфия Когогина.

Монотерриторияләрдә өзлексез циклның шәһәр барлыкка китерүче производстволары урнашкан, анда эшкә яраклы халыкның шактый өлеше эшли. "Шуңа күрә аларның эшчәнлеген дәвам итү, хезмәткәрләрне барлык шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, эшсезлек таралуга юл куймау, хезмәт хакы дәрәҗәсен саклап калу бик мөһим", – дип билгеләп үтте парламентарий. Моношәһәрләрдәге кече һәм урта бизнес, дәүләт алдагы елларда альтернатив мәшгульлекне тәэмин итү өчен максатчан рәвештә ярдәм иткән, бүген бик катлаулы хәлдә калган, шуңа күрә икътисадны диверсификацияләүнең тупланган потенциалы югалачак.

Дәүләт Думасында РАН социаль-сәяси тикшеренүләр институты, О.Е. Кутафин исемендәге университетның конституциячел һәм муниципаль хокук кафедрасы, «Шәһәр икътисады институты» фонды, Мәскәүдә Халыкара хезмәт оешмасы бюросы, «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды белән берлектә әзерләнгән тәкъдимнәр моношәһәрләргә карата дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча конкрет тәкъдимнәр бар.

Мәсәлән, экспертлар социаль билгеләнештәге инфраструктураны модернизацияләү өчен муниципальара хезмәттәшлекне һәм муниципаль-шәхси партнерлыкны үстерергә тәкъдим итәләр. Моношәһәрләрдә ТОСЭР эшчәнлегенең өченче елыннан соң статусын алган резидентларга беренче өч ел дәвамында  иминият кертемнәренең түбәнәйтелгән тарифларын түләүгә тигез дәрәҗәдә субсидияләр бирү каралган. Шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләргә һәм алар белән бәйле оешмаларга ярдәм итүнең аерым чараларын таратыла. Программаның нәтиҗәлелеген тагын да объективрак бәяләү өчен, булдырыла торган эш урыннарын һәм җәлеп ителә торган инвестицияләрне исәпләп чыгарганда, үсә баручы нәтиҗә методикасын кулланмаска кирәк. Ярдәм чараларының адреслылыгын арттыру максатыннан, халык саны, шәһәр барлыкка китерүче предприятиенең тармаклы булуы, торак пунктның ераклыгы кебек өстәмә критерийларны кулланырга, шулай ук азрак чыгымнар белән шәһәр мохитенең һәм кече моношәһәрләрдә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган «управляемое сжатие» стратегиясен активрак таратырга киңәш ителә.

Пәнҗешәмбе, 23 апрель 2020, 09:17