Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда "Ярдәм янәшәдә" Яндекс проекты эшли башлады. Бу – медицина һәм социаль хезмәтләргә ярдәм проекты, аларга коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә йөкләнеш арткан. Бүгенге көннән компания Яр Чаллының сигез поликлиникасыннан 160 медицина хезмәткәрен пациентларның өйләренә алып баруны оештыра. Татарстан Республикасында Яр Чаллы Түбән Кама һәм Казаннан кала, әлеге проект эшли башлаган өченче шәһәр булды. Проект Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Яр Чаллыда табибларны йөртү өчен Яндекс таксопарк-партнерлар белән бергә 25 автомобильдән торган аерым парк формалаштырган. Табиблар һәм башка медицина хезмәткәрләре Яндекс.Такси. кушымтасында «Медик» махсус тарифы аша машина йөртүчегә заказ бирә. Медицина хезмәткәрләре  өчен бу йөрү бушлай. Машина йөртүчеләр паркка тоташалар һәм үз теләкләре белән социаль мөһим заказларны үтиләр - бу вакытта башка заказлар кабул ителми. Эшкә җәлеп ителгән автомобильләр даими дезинфекция уза, ә машина йөртүчеләр – медицина тикшеренүе үтә.

Табиблар өчен пациент янына баруны оештыру проекты инде 13 шәһәрдә, шул исәптән Санкт-Петербург, Самара һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә яхшы гына эшләп килә. Бу шәһәрләрдә медицина хезмәткәрләре, өйләренә барып, 20 меңнән артык пациентны карый алган. Хәзер табиблар көнгә 2 тапкыр күбрәк чакыруларны кабул итәргә өлгерәләр.

Табиблар һәм социаль хезмәткәрләрне йөртүне түләү өчен Яндекс help.yandex.ru хәйриячелек формасын эшләтеп җибәрде. Аның ярдәмендә теләсә кайсы кеше яки оешма проектны финанслауга тотылачак акчаларны күчерә ала. Ярдәмгә мохтаҗ медицина һәм социаль хезмәтләр help.yandex.ru битенә запрос җибәрә ала.

 "Ярдәм янәшәдә" – Яндексның социаль проекты. Проект кысаларында Яндекс медицина хезмәткәрләренең чакырулар буенча өйләргә баруларын оештыра, азык-төлек җыелмалары, дарулар һәм коронавируска тестлар илтә. Проект стартында компания аңа 250 миллион сум акча керткән, алар бүлеп бирелгән акчаларга паркларны яңадан җиһазлауга, логистиканы көйләүгә, машиналарны даими дезинфекцияләүгә, машина йөртүчеләрнең юлына түләүгә һәм машина йөртүчеләрнең, табибларның һәм социаль хезмәткәрләрнең сәламәтлеген тәэмин итүгә башка чыгымнарны каплаган.

Пәнҗешәмбе, 23 апрель 2020, 09:47