Мы в социальных сетях

Кичә Яр Чаллының "Этюд" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән Аргентинаның Сан Луис шәһәрендә яшәүче яшь шахматчылары арасында шахмат буенча интернет-матч узды. Уен chess.com платформасында оештырылды. Шахматчылар 5'+2" вакыт белән дүртәр партия уйнадылар. Чаллылылар 74½-51 исәбе белән җиңүгә иреште.

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында Чаллы шахматчыларына Уругвай, Англия, Канада, Төркия һәм Бразилия командалары белән ярышырга туры киләчәк.

Пәнҗешәмбе, 23 апрель 2020, 10:47