Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда тагын алты яңа COVID-19 очрагы ачыкланды. Татарстанда коронавирус инфекциясенең 57 яңа очрагы расланды. Аларның 7се-читтән кертелгән, 50се элек авыручылар белән элемтәдә булучылар. 4 кеше хастаханәгә салынган,  авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 53 кеше өйдә амбулатор дәвалана. 

23 апрельгә Татарстанда 412 коронавирус белән авыру очрагы теркәлгән. Россия Федерациясе буенча барлыгы – 62 733 очрак. Шул ук вакытта, ТР буенча оператив штаб билгеләп үткәнчә, Татарстанда алданрак COVID-19 белән авырган 4 кеше терелгән.  Алар арасында Казан – 1, Яр Чаллы – 1, Питрәч районы – 2. 23 апрельгә Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 40 кешегә җиткән.

Пәнҗешәмбе, 23 апрель 2020, 10:51