Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар "Алга бер адым яса" дигән бушлай онлайн-марафонда катнаша ала. 30 апрельгә кадәр дистанцион сәүдә илкүләм ассоциациясе мәйданчыгында әйдәп баручы маркетплейслар вәкилләре онлайн-ритейлерлар белән ничек эшләргә һәм коронавирус шартларында үз бизнесыңны ничек үстерергә кирәклеге турында сөйләячәкләр.

 Катнашучылар маркетплейсның кулланучылар аудиториясе үзенчәлеге, маркетинг аша хезмәттәшлек итүнең финанс модельләре белән хезмәттәшлекне башлап җибәрү өчен чаралар алгоритмы, маркетинг белән эшләүнең башка нечкәлекләре турында беләчәкләр. Марафонга монда кушылырга мөмкин. Онлайн-марафонның спикерлары – AliExpress Россия бизнесны үстерү буенча директоры Дмитрий Селихов, iHerb Russia генераль директоры Илья Микин, goods.ru коммерция директоры Константин Маслов, Россия һәм Көнчыгыш Европада eBay бизнесын үстерү буенча менеджеры Роман Пустовалов һәм башкалар булачак.

Пәнҗешәмбе, 23 апрель 2020, 15:04