Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чара онлайн-режимда үтте, анда дәүләт хакимияте башкарма органнарының, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының иҗтимагый советлары рәисләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары ярдәмчеләре катнашты.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» 2006 елның 4 маендагы 34 номерлы Татарстан Республикасы Законының 81 статьясы нигезендә республиканың коррупциягә каршы сәясәтенең төп чаралары исемлегенә коррупциягә каршы белем бирү һәм пропаганда керә. Әйтик, 2019 елда күрсәтелгән норманы гамәлгә ашыру кысаларында "Бирмәскә – алмаска!" коррупциягә каршы республика яшьләр программасы активистлары тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча яшьләр ярдәмчеләре конкурсы үткәрелде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Әлки, Әлмәт, Алексеевск, Кама Тамагы, Буа, Балтач, Түбән Кама, Сарман, Чистай районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән 15 җиңүче билгеләнде. Алар өчен хокукый грамоталылыкның дәрәҗәсен күтәрүгә, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча кабул ителгән чараларны исәпкә алып, коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшчәнлекнең методларын һәм юнәлешләрен аңлатуга юнәлдерелгән укулар оештырыла.

Җомга, 24 апрель 2020, 09:07