Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 24 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән кыска вакытлы буран көтелә. 

 Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ буран чыгуы, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра дип кисәтә. Машина йөртүчеләргә кинәт туктауны булдырмый калырга киңәш ителә: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктарга җыенганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның аша сезнең арттан баручы машина йөртүчеләргә кисәтү сигналы ясарга. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итү зарур. Бөтен оптика эшлекле хәлдә булырга тиеш. Тукталышларда яктылык кайтаручы жилет кулланырга кирәк. Мөмкин булганча ерак араларга барудан баш тартырга киңәш ителә.

Бәла-каза килеп чыккан очракта ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар тәүлек буе бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Пәнҗешәмбе, 23 апрель 2020, 16:29