Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының IX утырышы үтте. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында республиканың махсус җиһазландырылган алты залында, шул исәптән Яр Чаллы Башкарма комитетының видеоконференцэлемтә залында узды. Чаллыда узган утырышта ТР Дәүләт Советының 11 депутаты катнашты.

Утырыш барышында сигез республика законы проекты каралды. Моннан тыш, депутатларга 2019 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап тәкъдим ителде. Бу мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады. 

 ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында халык алдында хисап тотты. Шулай ук көн тәртибенә Хисап палатасының 2019 елдагы эше турында хисап кертелгән иде.

Пәнҗешәмбе, 23 апрель 2020, 16:54