Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 "Россия эше" кадрлар үзәге эшсез сыйфатында теркәлгән гражданнарга пособие түли. Бүгенге көндә 2020 елның апрель ае өчен эштән азат ителгән һәм билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга 11 700 000 сум акча түләнгән, шул исәптән “2020 елның 27 мартындагы 485 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертү турында" РФ Хөкүмәте Карары нигезендә, 586 граждан максималь күләмдә 12 130 пособие алды. 

 Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган балаларга 2020 елның 1 мартыннан соң эштән азат ителгән һәм эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән ата-аналарга һәр бала өчен 3000 сум исәбеннән акча түли башлады.

Пәнҗешәмбе, 23 апрель 2020, 17:02