Мы в социальных сетях

«Безнең ишегалды» программасының рәсми порталында Яр Чаллы ишегалларын төзекләндерү буенча яңа план-схемалар барлыкка килде. Ишегалларын dvor.tatar сайтының "документлар" бүлегендә табарга була.

 Бүген бүлектә 23 Чаллы ишегалды проектлары басылып чыкты. Ишегалларының адреслары биредә. 

Бүгенге көндә сайтта барлыгы 71 йорт тәкъдим ителгән, бу 49 ишегалды. Проектланган саен анда ишегаллары өстәләчәк. Халык үз теләкләрен һәм комментарийларын dvor.tatar программасы һәм 8 (800) 275-20-20 кайнар линия телефоны аша җиткерә алачак. Йортларда яшәүчеләрнең комментарийларын схема басылганнан соң җиде көн эчендә кабул итәләр. План-схемаларга комментарийлар кабул итү тәмамланганнан соң, аларны районнарга эшкәртү өчен тапшырачаклар. Мөрәҗәгатьләрне җирле проектлаучылар өйрәнәчәк. Әгәр дә халыктан бер үк төрле сораулар килсә, ишегалды план-схемасын кире эшкәртергә кайтарачаклар.

Татарстан ишегалларын төзекләндерү проектлары этаплап бастырылачак. Кайнар линия номеры буенча һәм программа сайтында смс-рассылкага язылырга мөмкин: ишегалды план-схемасы басылып чыгуга, бу хакта хәбәр киләчәк.

2020 елда ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән масштаблы «Безнең ишегалды» республика программасы эшли башлый. Программа биш ел дәвамында тормышка ашырылачак.

Җомга, 24 апрель 2020, 11:11