Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

 Метеорологлар Татарстанда шторм турында хәбәр итә. Һава шартларының начараюы 25 апрельдә 5:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр көтелә. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, аерым районнарда 24 метрга кадәр, көчле яңгыр, яшен булуы ихтимал.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..- 4˚. Һаваның максималь температурасы көндез +10..+12˚, урыны белән +16˚ тәшкил итәчәк. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Җомга, 24 апрель 2020, 13:06