Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэр Наил Мәһдиев алданган өлешчеләр өчен йортлар төзелә торган мәйданчыкларда төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Ул 65/06 һәм 65/10 торак йортларда булды.

Башта шәһәр башлыгы «Профит» компанияләр төркеме төзи торган 65/06 номерлы 17 катлы торак йортны карады. Компаниянең башкарма директоры Анатолий Кондюков мэрга объектның әзерлеге 87% ын тәшкил итә, дип сөйләде. Төзүчеләр эчке инженерлык системаларын монтажлау һәм гомуми кулланылыштагы урыннарны бизәү эшләрен төгәлләп киләләр, территорияне төзекләндерүгә керешкәннәр. Биредә 90 өлешче үз фатирларына күченүне көтә.

Аннары Наил Мәһдиев 65/10 йорттагы 10 катлы торак йортта булды, анда 109 алданган өлешче үз фатирларын көтә. Объектта төзелеш эшләрен «Евростиль» компаниясе алып бара. Хәзерге вакытта биредә эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау төгәлләнеп килә, гомуми кулланылыштагы урыннарда бизәкләү эшләре бара. Объектның төзелеш әзерлеге 95% тәшкил итә. Төзүчеләргә хуҗалык-көнкүреш канализациясе һәм урам утлары челтәрләрен, шулай ук тирә-юньне төзекләндерәсе бар.

"Йортлар югары әзерлек дәрәҗәсендә, аларның төзелеп бетәчәгенә шик юк. Ярый әле без проблеманы 2020 елда түгел, ә 2015 елда хәл итүгә алындык. Проблеманы хәл итү өчен җәлеп ителгән акчалар күләме 900 млн сумнан артык. Бүгенге икътисадый шартларда алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү мөмкин булмас иде", – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев, ике объектта төзелеш эшләре барышын бәяләп.

2015 елның 1 гыйнварына Яр Чаллыда алданган өлешчеләр саны 939 гаиләне тәшкил итә: "Проблема хәл ителмәгән диярлек, әмма Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән без бу проблеманы хәл итүгә алындык. Бүген без бу проблеманы хәл итүне тәмамлыйбыз. 2015 елдан 2019 елга кадәр без 715 Чаллы өлешчесен фатирлар белән тәэмин итә алдык. Быел алданган өлешчеләрдән 224 гаиләнең проблемасын хәл итәсе калды", - дип ассызыклады мэр.

Төзелешне 2020 елның июнендә тәмамлау планлаштырыла.

65/03 торак йортның 25 өлешчесе дә күптән көтелгән фатир ачкычларын алачак. Сүз алданган өлешчеләр исемлегеннән Чаллы гаиләләре турында бара, зыян күргән гражданнар реестрына кертелгән 65/03 2 нче һәм 3 нче чират.

«Без «Домкор» компаниясе 25 фатир бирә дип килештек, моның өчен җир участоклары бүлеп бирәбез. Бүген бу документ инвестицион үсеш агентлыгында килешү уза, аның суммасы 60 млн сумнан артык. Якын арада төзелгән «Домкор» торак фондыннан фатирлар биреләчәк», – диде мэр.

Яңа микрорайонда яшәүчеләр өчен кирәкле инфраструктура булдырыла: биредә 42 нче яңа мәктәп урнашкан, заманча балалар мәйданчыклары төзекләндерелгән.

Җомга, 24 апрель 2020, 16:28