Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә агачлар утыртылды. Агач утырту «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында үткәрелде. Башкарма комитет хезмәткәрләре Җиңү паркында75 җиләк-җимеш агачы: алмагач, груша, миләш утырттылар.

 Моннан тыш, Ямашев бульвары территориясендә 30 төп агач барлыкка килде.

"Хәтер бакчасы" халыкара акциясе Россиянең бөтен территориясендә 18 марттан 22 июньгә кадәр уза. Россия Федерациясенең 85 субъектында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 млн үсенте утыртылыр дип планлаштырыла.

Якшәмбе, 26 апрель 2020, 16:55