Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында барлыгы 71 яңа COVID-19 очрагы расланды. Аларның унысы читтән кертелгән, калганнары элек авырып киткән кешеләр белән элемтәдә булучылар. 11 пациент госпитализацияләнгән, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 60 кеше өйдә амбулатор дәвалана.

 ТР да коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр иткәнчә, Татарстанда элегрәк COVID-19 белән авыручы өч кеше терелгән. Алар барысы да Яр Чаллыда дәваланды. Шулай итеп, 26 апрельгә Татарстанда 57 кеше савыккан.

Якшәмбе, 26 апрель 2020, 12:31