Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә көндез һәм кич 2020 елның 26 апрелендә урыны белән яшен булуы көтелә. 27 нче апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, көньяк-көнчыгыштан секундына 15-17 метрга кадәр тизлектә җил булуы ихтимал. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, 4-9 метр тизлектә, төнлә урыны белән 14 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы +3..+7˚. Көндез максималь һава температурасы +17..+20˚.

Якшәмбе, 26 апрель 2020, 15:57