Мы в социальных сетях

Узган ял көннәрендә – 25 һәм 26 апрельдә Яр Чаллыда коронавирус белән авыруның җиде яңа очрагы ачыкланды. Аларның дүртесе стационарда, өчесе өйдә дәвалана. Бу хакта онлайн-киңәшмә барышында шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итте. Киңәшмә дистанцион режимда узды.

Хәзерге вакытта Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 80 очрагы ачыкланган. Автокалада коронавирус нәтиҗәсендә барлыгы 390 кеше медицина күзәтүе астында тора. Шуларның 211е-COVID-19 инфекцияле затлар белән элемтәдә булучылар.

"Барлык очраклардан тугыз пациент терелде, аларның җидесе стационардан чыгарылды, ике кеше өйдә, аларның авыруы симптомсыз рәвештә уза. Калган пациентлар стационарда дәвалана, өчсенең хәле авыр, бу шуңа бәйле авырулар булу белән бәйле, калганнарның авыруы уртача авыр формада уза", - дип аңлатты Александр Николаев.

Наил Мәһдиев коронавирус инфекцияле пациентлар белән эшләүче медицина персоналына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Әйдәгез, шәһәрнең Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә тагын бер кат рәхмәт сүзләрен әйтик. Алар булдыралар! Бүген алар безнең заман геройлары. Аларның тырышлыгы белән 80 кешенең тугызы гадәти тормыш рәвешенә әйләнеп кайтты. Кайбер предприятиеләр, учреждениеләр, шәхси затлар, акционерлык компанияләре тарафыннан медицина персоналына карата күрелә торган барлык адымнар да хөрмәт уята. Кайбер компанияләр 2 нче шәһәр хастаханәсен шефлыкка алдылар. Алар авыруларга да, медицина персоналына да кирәкле азык-төлек китерәләр, медицина хезмәткәрләре анда 24 сәгать эшли: яшиләр, куналар һәм үзләренең югары миссиясен башкаралар", - диде мэр.

Дүшәмбе, 27 апрель 2020, 09:10