Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Рәсәй эше» кадрлар үзәге эшсезләр сыйфатында теркәлгән чаллылыларга пособиеләр түләүне дәвам итә. «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 13 375 000 сум акча түләнгән. Сүз РФ Хөкүмәтенең 2020 елгы 12 апрелендәге 485 номерлы "2020 елның 27 мартындагы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертү турында"гы карары нигезендә эшсез дип танылган гражданнар турында бара. Алар барысы да максималь күләмдә пособие - 12 130 сум акча алды. 

"Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 3 923 кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 1,39% тәшкил итә. 30 марттан эшсезләр саны 2340 кешегә артты", – дип сөйләде Татьяна Быданова онлайн-киңәшмә барышында.

Моннан тыш, 1 нче марттан соң эштән азат ителгән һәм «Россия эше» кадрлар үзәгендә теркәлгән чаллылыларга балигъ булмаган һәр балага 3000 сум күләмендә өстәмә түләүләр билгеләнә.

Дүшәмбе, 27 апрель 2020, 09:15