Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә Башкарма комитет хезмәткәрләре белән эшлекле киңәшмә узды. Чара видеоконференцэлемтә режимында алып барылды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова Яр Чаллыда көн саен социаль әһәмияткә ия товарларга мониторинг ясалуын хәбәр итте. "Мондый товарлар 12 төрдә исәпләнә. 1нән 26 апрельгә кадәр 468 кибеттә мониторинг үткәрелгән. Бәяләр диапазонында аерым үзгәрешләр күзәтелми. Социаль әһәмиятле товарларга кытлык юк", - диде ул. Шулай ук кибет җитәкчеләре белән сәүдә залларына кергәндә, медицина битлекләре булу кирәклеге турында аңлату эшләре алып баруларын билгеләп үтте.

Татарстанда 20 апрельдән республикада яшәүчеләр җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә саклагыч битлек куллану зарурлыгы турында карар имзаланды. 

Шулай ук Наталия Кропотова ваклап сатуда рулонлы саклагыч битлекләр барлыкка килүе турында хәбәр итте. 50 битлекле төргәкнең бәясе 99 сум тәшкил итә.

Дүшәмбе, 27 апрель 2020, 09:11