Мы в социальных сетях

28 апрельдә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, аерым районнарда 24 метрга кадәр, көчле яңгыр, яшен көтелә. Чаллыда синоптиклар аязучан болытлы һава вәгъдә итә. Төнлә бераз яңгыр, урыны белән томан. Көндез яңгыр, урыны белән яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез төньяк-көнбатышка таба секундына 7-12 метр тизлектә, көндез һәм кич белән 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр, төнлә һава температурасы + 5..+8 градус. Һаваның максималь температурасы көндез +8..+12, урыны белән +17..+20 градуска кадәр.

Дүшәмбе, 27 апрель 2020, 15:45