Мы в социальных сетях

 Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә B1 блогын ремонтлау төгәлләнеп килә. Өч катлы бинада түбә һәм фасад буенча эшләр башкарылган, ишекләр һәм тәрәзәләр, сантехника һәм электромонтаж эшләре үткәрелгән. Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хастаханәдә булган үзгәрешләр турында материал әзерләде.

Беренче катта поликлиника ачылачак, калган ике катны балалар һәм өлкәннәр өчен сулыш системасы органнары авыруларын дәвалау өчен билгеләнгән Пульмонология бүлеге алып торачак. B1 блогында 42 койкага исәпләнгән тулы кыйммәтле стационар бүлек каралган. Медицина кислородына торбаүткәргечләр һәр палатага куелды. Пульмонологиянең һәр бүлегендә ингаляцияләр өчен күчмә һәм стационар физиоаппаратлар булачак. Эпидемиологик хәл начарайган очракта аның егәрлеген 56 койкага кадәр арттырачаклар. Йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонт 2018 елның маенда башланды һәм этаплап бара. 2019 елда яңартылган B2 блогы медицина җиһазлары белән җиһазландырылган, анда реанимация, диагностика бүлекләре һәм балалар респиратор-вирус инфекцияләрен дәвалау бүлеге урнашкан. Пациентлар өчен һәр палатада уңайлы шартлар тудырылган.



Чәршәмбе, 29 апрель 2020, 17:30