Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга килеп китте. Ул «КАМАЗ» ААҖ һәм йогышлы авырулар хастаханәсендә булды. Татарстан президентын ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.

Президент автогигант цехларында көйләнгән эпидемиягә каршы костюмнар һәм битлекләр җитештерү белән танышты. Бүген 45 хезмәткәр көче белән 7,8 мең коронавирус инфекциясеннән саклагыч костюм һәм 57,7 мең битлек әзерләнгән.

"КАМАЗ" ГАҖ – коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауга җитди якын килү үрнәге. Эре предприятиеләр риск зонасында, без инде кайбер объектларда инфекция йоктыру учакларын теркибез. Болай ярамый. Кабатлап әйтәм: җитәкчеләр кешеләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык тоталар. Мин Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенә мөрәҗәгать иттем – ситуацияне катгый күзәтергә һәм мондый җитәкчеләрне җаваплылыкка тартырга кирәк", - дип билгеләп үтте президент. Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә Рөстәм Миңнеханов В2 блогында башкарылган ремонтны һәм В1 блогында эшләрнең барышын карап чыкты. В1 блогындагы эшләр тәмамланып килә. Өч катлы бинада 42 койкага исәпләнгән тулы кыйммәтле стационар бүлек каралган.

Медицина кислородына торбаүткәргечләр һәр палатага сузылды. Пульмонологиянең һәр бүлегендә ингаляцияләр өчен күчмә һәм стационар физиоаппаратлар булачак. Эпидемиологик хәл начарайган очракта аның егәрлеген 56 койкага кадәр арттырачаклар.

Президент, объектны планлаштырылган срокта – 15 майда тапшыру өчен, ялларсыз эш оештырырга кушты: "Бу стратегик мөһим объект. Бүген без килеп туган санитар-эпидемиологик шартларда вакыйгаларның теләсә нинди үсешенә әзер булырга тиеш. Һәм койка фонды кирәкле санда булырга тиеш, шулай ук пациентларга ярдәм күрсәтү өчен барлык медицина җиһазлары да. Без яхшы резерв белән тәэмин итәргә тиеш", - дип белдерде ул.

Йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонт 2018 елның маенда башланды һәм этаплап бара. 2019 елда яңартылган B2 блогы барлык кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән, анда реанимация, диагностика бүлекләре һәм балаларда респиратор-вирус инфекцияләрен дәвалау бүлеге урнашкан. Пациентлар өчен һәр палатада уңайлы шартлар тудырылган.

Яр Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе төбәкнең биологик куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча районара үзәк булып тора. Чаллылылардан тыш, ул Татарстанның 17 районыннан килгән халыкка хезмәт күрсәтә. Ел саен учреждениенең кабул итү бүлегенә 26 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә.

Фото: ТР президенты матбугат хезмәте

Чәршәмбе, 29 апрель 2020, 15:38