Мы в социальных сетях

                                                        Хөрмәтле чаллылылар,

                                           сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Бу дәүләт бәйрәме күп еллар дәвамында күпмилләтле илебез халкының бердәмлеген һәм Ватаныбызның чәчәк атуы хакына аның иҗади хезмәткә омтылышын чагылдыра.

Беренче май һәрвакыт халык өчен яраткан бәйрәм булды һәм шулай булып кала да. Ул төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүче, аларның эшчәнлеге җәмгыять алдында торган мөһим бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән символ булып тора.

Ни кызганыч, быел бәйрәм коронавирус инфекциясе таралуга бәйле мәҗбүри чикләүләр шартларында уза. Хәзер теләктәшлек һәм бердәмлек төшенчәләре аеруча беренче планга чыга һәм алар пандемияне тиз арада җиңүебезнең мөһим шарты булып тора. 

Авыр вакытлар узар. Без яңадан эшләрбез, ял итәрбез һәм җанлы аралашуга сөенербез. Хәзер исә сынаулар аша лаеклы үтәргә, көч һәм сабырлык тупларга, үз-үзеңне, туганнарыңны һәм якыннарыңны сакларга кирәк. Безнең сәламәтлек сагында хәзер иң күп авырлыклар кичерүче кешеләр – медицина хезмәткәрләре торуын да уйлыйк. Аларга балаларын, хатыннарын һәм ирләрен күрмичә, тәүлекләр буе эшләргә туры килә.

Тырышлыкны берләштереп, без барлык проблемаларны да хәл итәрбез, Яр Чаллының һәм Татарстан Республикасының алга таба чәчәк атуына юнәлтелгән күп санлы бурычларны тормышка ашыру өстендә бергәләп эшләрбез, дип ышанам.

Сезгә нык сәламәтлек, яхшыга ышаныч һәм  өмет белән яшәвегезне телим!

                                                                                                                                  Н. Г. Мәһдиев,

                                                                                                                          Яр Чаллы шәһәре мэры

Пәнҗешәмбе, 30 апрель 2020, 13:02