Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстанда барлыгы 71 яңа коронавирус инфекция очрагы расланган: биш очрак читтән кертелгән, 66 очрак элек авыручылар белән элемтә нәтиҗәсендә йоккан. 28 пациент госпитализацияләнгән, 43 кеше өйдә амбулатор дәвалана.

ТР буенча оператив штаб хәбәр иткәнчә, элегерәк яңа коронавирус инфекциясе белән авырган биш кеше терелгән. Аларның өчесе Казанда, берсе Яр Чаллыда һәм Азнакай районында дәвалану узган.

30 нчы апрельгә Татарстанда 823 авыру очрагы, бер үлем очрагы теркәлгән, 88 кеше терелгән.

Пәнҗешәмбе, 30 апрель 2020, 11:01