Чәршәмбе, 8 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Чаллының картиналар галереясында Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиевның «1941 елның җәе», «Көтү», «2009 елның 9 мае» дигән картиналары урнаштырылды. Картиналар 2010 елда майлы буяу белән ясалган рәсем сәнгате техникасында язылган. Әсәрләр уйланылган төсмердә тасвирланган, шуңа күрә аларны триптих дип атарга була.

Автор кайнар һәм салкын тоннарга каршы төзелгән матур башлангычны сизеп ала. Кызыл төс актив символик йөкләнешкә ия, оештыру башлангычы булып тора, тамашачыны милли колоритка җәлеп итә. Шул ук вакытта кызыл төс – ул тормыш, чәчәк ату, рухи ныклык символы.

«1941 елның җәе» композициясе ирләрен фронтка озаткан хатын-кызларга багышлана. Тылда калган гүзәл затларга сугыш чорының барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәрергә туры килә. Картинада хатын-кызлар һәм балалар бер рәткә басып, иңне-иңгә куеп, ныклы, җимерә алмаслык  дивар кебек сурәтләнгән.

«Көтү» картинасы аңлаешлы телдә тасвирланган. Композиция үзәгендә ялгыз хатын-кыз фигурасы кызыл нур белән әйләндереп алынган. Хуҗабикә үз йорты бусагасында яки капка төбендә – хәзерге белән үткәнне һәм киләчәкне тоташтыручы символик чик буе зонасы, портал янында торадыр, мөгаен. Тол хатынның артында – өй учагы, көнкүрешнең кайнар буяулары чагылыш тапкан. Ул еракка карый, очрашуга өмете тулы.

Озату һәм көтү сюжетлары – Россиянең сынлы сәнгатендә классик сюжетлар инде соңгы җиде дистә ел дәвамында урын биләп тора. Бөек Ватан сугышы елдан-ел үткәннәрдә кала бара, әмма аның турында хәтер сугыш, кеше югалтулары һәм җиңү шатлыклары күңелендә һәм йөрәкләрдә яши хатирәләр булып уелып кала. 

«2009 елның 9 мае» картинасы алдагысы кебек үк, кызыл һәм кызгылт сары төсмерләр белән уйный. Татар йортының интерьеры кояш нурының кызыл төсләре белән тулган. Композициянең төп герое-сугыш ветераны өстәл артында утыручы буларак сурәтләнгән. Ишек төбендә әби фигурасы күренә. 

Пәнҗешәмбе, 30 апрель 2020, 11:59