Мы в социальных сетях

Россия Пенсия фонды 3 яшькә кадәр балалары булган яки ана капиталына ия булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә акчалата түләү башкара.

 Эпидемиологик хәл кискенләшү  сәбәпле, ана капиталына ия яки ия булган Россия гаиләләренә өстәмә финанс ярдәме күрсәтелә - агымдагы елның апреленнән июнь аена кадәр өч яшькә кадәрге һәр балага ай саен 5 мең сум күләмендә түләнә. Яр Чаллыда ул 13 меңнән артык гаиләгә түләнәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гаризаларны карау вакыты күп факторларга, шул исәптән аны тутыруның корректлылыгына бәйле. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә кабул ителгән барлык гаризалар да автомат рәвештә эшкәртелми, шуңа күрә «кулдан» өстәмә тикшерү таләп ителә.

Иң киң таралган хата-банк счетының дөрес күрсәтелмәгән реквизитлары яки әтисенең счеты күрсәтелгән, ә әнисенеке түгел (сертификат хуҗасы).

Шулай ук еш кына дөрес күрсәтелмәгән анкета мәгълүматлары шактый, баланың, яки аның әнисенең ЗАГС органнарыннан акт язулары һәм башка белешмәләрдә хаталар очрый.

Гаризаларның зур өлеше әтиләр исеменнән җибәрелгән, бу сертификат хуҗасы нәкъ менә әти булган очракта гына рөхсәт ителә. Күпчелек очракта ир-атлардан гаризалар РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында әни кешенең шәхси кабинетында теркәлүе булмау сәбәпле килеп чыга.

Әлеге түләү өчен гаризаны агымдагы елның 1 октябренә кадәр КФҮ аша яки РПФның электрон сервисларыннан һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланып тапшырырга мөмкин.

Түләү буенча гариза бер тапкыр бирелә, ай саен аны тапшырырга кирәкми.

Пәнҗешәмбе, 30 апрель 2020, 12:12