Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенен расланган 7 яңа очрагы ачыкланды. Барлыгы Татарстанда 71 яңа COVID-19 очрагы расланган: 6сы-читтән кертелгән, 65е-авырулар белән элемтә нәтиҗәсе. 11 кеше хастаханәгә салынган, 60 кеше өйдә дәвалана (җиңел яки симптомсыз форма). 12 кеше сәламәтләнгән, аларның 9ы – Казанда, берсе-Яр Чаллы, Лаеш һәм Актаныш районнарында. Барлыгы 100 кеше терелгән. 1 нче майга Татарстан Республикасында барлыгы 894 COVID-19 очрагы теркәлгән. Шулардан коронавирус инфекциясе булган икенче пациентның үлем очрагы расланды.

Җомга, 1 май 2020, 10:46