Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яр Чаллыдагы юлларны ремонтлау барышын бәяләде. Күчмә киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов та катнашты. Исегезгә төшерәбез, быел автокаланың Раскольников урамында - Хәсән Туфан проспектыннан Халыклар дуслыгы проспектына кадәр, Машиностроительная урамында Хәсән Туфан проспектыннан алып Яшьлек проспектына кадәр юл полотносын яңартачаклар. Шулай ук ремонт эшләре Автосборочный юлында һәм Залесный проспектында башкарылачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, юллар «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты һәм «Юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында ремонтлана. Финанслауның гомуми күләме 2 млрд 230 млн сум тәшкил итә.

Раскольников урамын ремонтлауга 124,3 млн сум бүлеп бирелгән. Реконструкция барышында яңартылган юллар буенда 117 юл билгесе, сигез тукталыш, 160 яктырткыч барлыкка киләчәк. Моннан тыш, акчаның бер өлеше яңа 29 яңгыр кабул итү җайланмаларына тотылачак. «Трест Камдорстрой» компаниясе эшләрне 1 июньгә төгәлләргә планлаштыра.

Машиностроительная урамында да һәр якка икешәр өстәмә полоса барлыкка киләчәк. Ремонтлана торган юлның озынлыгы - Хәсән Туфан проспектыннан Яшьлек проспектына кадәр - 3,1 км әлеге юлны ремонтлау өчен 283,5 млн сум бүлеп бирелгән. Объектта шулай ук «Трест Камдорстрой» эшли. Эшләр тәүлек буе бара, шуңа күрә юл төзүчеләр объектны вакытыннан алда тапшырырга планлаштыралар.

Тагын бер пункт Залесный проспекты булды. Проспектның Абдулла Алиш урамы белән кисешүеннән алып Мостовая урамы буенча күпергә кадәр юл эшләрен «ПАД»МУП алып бара. Ремонт барышында юл һәр якка ике полосага киңәйтеләчәк, тротуарлар барлыкка киләчәк. Бу максатларга 154 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Хәзерге вакытта тротуарлар төзелеше актив алып барыла.

Наил Мәһдиев Түбән Кама ГЭСы күперендәге юл полотносын ремонтлау барышын тикшерде. Биредә «ПАД» МУП юлчылары эшли. Эшләр 9 майга кадәр тәмамланачак дип планлаштырыла.

Шимбә, 2 май 2020, 16:27