Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда алты яңа COVID-19 очрагы теркәлде. Татарстанда барлыгы 66 яңа коронавирус инфекциясе очрагы расланды: 9 – читтән кертелгән, 57 – авырулар белән элемтә. 15 кеше хастаханәгә салынган, 51 кеше өйдә дәвалана (җиңел яки симптомсыз форма).

Элек коронавирус белән авырган 15 кеше дәваланган. Алар арасында: Казаннан бишәү, Питрәч районында өчәү, Яр Чаллыда, Арча, Баулы, Биектау, Чүпрәле, Кукмара һәм Сарман районнарында берешәр.

2 нче майга Татарстанда барлыгы 960 COVID –19 белән авыру очрагы теркәлгән, 2 кеше үлгән, 115 кеше терелгән.

Шимбә, 2 май 2020, 11:53