Мы в социальных сетях

«Заман» яшьләр үзәге хезмәткәрләре, «Шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы» активистлары, шулай ук шәһәрнең эшләүче яшьләре арасыннан ирекле ярдәмчеләр мохтаҗ кешеләргә-ялгыз пенсионерларга, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә 100дән артык азык-төлек җыелмасы китерүне оештырдылар.

Азык-төлек җыелмасы бер пенсионер өчен йорт карантинын исәпкә алып аена исәпләнгән һәм 20 позициядән тора: ярмалар, макарон эшләнмәләре, он, май, тәм-томнар, чәй, гигиена чаралары. Ул 10 кг га якын авырлыктагы тартмадан гыйбарәт.

Моннан тыш, һәр адресатка Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Георгий тасмасы тапшырылды.

Хәйрия акциясендә КАМАЗ ААҖ, Чаллы шәһәре буенча Пенсия фонды идарәсе, «Челны-Бройлер» ҖЧҖ, Идел буе экология компаниясе, Чаллы ТЭЦы, Бигеш аэропорты, «Хайер», «Ру-инжиниринг», «Ремдизель» АҖ һәм башкалар катнашты.

Азык-төлек җыелмасын китергәндә барлык кирәкле саклык чаралары да үтәлгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр предприятиеләрендә март ахырыннан бирле шундый эш алып барыла. Өлкән яшьтәге хезмәткәрләргә ярдәм итү буенча волонтерлык штаблары булдырылды. Көн саен эшләүче яшьләр, гаризалар кабул итеп, кулдан килгәнчә ярдәм итүгә алына.

Волонтерлык штаблары «КАМАЗ» ААҖ, «Татпроф» АҖ, «ПЭК» экологик компаниясе, транспорт җиһазлары заводы, Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Пенсия фонды идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Камский бекон» ҖЧҖ, «Ремдизель» АҖ, «Алиса» ПКФ, С.П. Титов ис. картон-кәгазь комбинатында һәм башка предприятиеләрдә эшли.

Шимбә, 2 май 2020, 19:20