Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасында COVID-19 авыруының 1208 очрагы теркәлгән. Бу хакта журналистлар белән брифинг барышында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек  федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. "Бу шактый зур сан, ул безгә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе ситуациясенең киеренке һәм катлаулы булуын әйтергә мөмкинлек бирә. Узган атнада без 469 очракны теркәдек. Соңгы өч көндә-якшәмбе, дүшәмбе һәм сишәмбедә – 248 очрак. Көн саен үсеш бездә әлегә 7-8% тәшкил итә. Бу саннар бүгенге көндә авыру очракларының артуы һәм интенсив рәвештә үсүе турында сөйли", - дип Патяшина.

Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, теркәлгән очраклар арасында 11% балаларга туры килә.

Сишәмбе, 5 май 2020, 14:07