Мы в социальных сетях

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте помощьрядом16.рф сайтын һәм кайнар линиясен эшләтеп җибәрде. Сайт ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә ярдәм алу өчен гариза калдырырга, ә ярдәм итәргә теләүчеләргә моны эшләргә мөмкинлек бирә. Сайт аша татарстанлылар ярдәм алу өчен гариза калдыра, республика хәрәкәтенә кушыла һәм башкаларга кулдан килгәнчә ярдәм итә, максатчан иганә ясый ала – әйтик, йортсыз хайванны бер көн тоту өчен түләү, табиблар өчен кофе бәясен түләү яки азык-төлек җыелмасын түләү каралган, ул соңыннан мохтаҗга китереләчәк, гражданнарга һәм бизнес субъектларына карата гамәлдә булган ярдәм чаралары турында консультациягә гариза калдырырга мөмкин. 

 8 800 700 92 05 кайнар линия телефоны буенча ярдәм алу өчен гариза калдырырга һәм гамәлдәге ярдәм чаралары турында консультация алырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 7 май 2020, 08:17