Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда коронавирус белән авыруның тагын бер очрагы расланды. Барлыгы Татарстанда 102 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән: шуларның берсе – читтән кертелгән, калганнары элек авырып киткән кешеләр белән элемтә нәтиҗәсендә. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 92 кеше авыруның җиңел яки симптомсыз формасы белән амбулатор дәвалана.

6 майга Татарстанда 1310 COVID-19 очрагы теркәлгән. Расланган диагнозлы 405 кеше стационарда, шуларның дүртесе ИВЛ аппаратларына тоташтырылган.

Республикада яңа коронавирус инфекциясе булган пациент үлеменең дүртенче очрагы расланды. 5 майда Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1969 елда туган ир-ат вафат булды. 19 апрельдә ул Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла, 21 апрельдә «яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы, хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония, ОРДС» диагнозы белән 2 нче шәһәр хастаханәсенә керә. 25 апрельдән ИВЛ аппаратына тоташтырыла. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган. Диагнозы экспертиза белән расланган.

Чәршәмбе, 6 май 2020, 10:55