Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ИТ-паркның Чаллы мәйданчыгы Бизнес-инкубаторга 43 нче стартап-проектларны сайлап алачак. Бу юлы сайлап алу онлайн форматта узачак. Гаризалар 31 майга кадәр кабул ителә.

Проектларны сайлап алуда әзер идеяләре булган командалар да, масштаблаштыруга мохтаҗ әзер проектлар да катнаша ала.

Гаризалар 31 майга кадәр http://itparkrt.ru/ сайтында: мобиль эшләнмәләр, электрон коммерция, мәгълүмат куркынычсызлыгы, ясалма интеллект технологияләре, робототехника, зур мәгълүматларны эшкәртү һәм саклау, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык һ.б. юнәлешләр буенча кабул ителә. Берәр команда шорт-биткә эләгә икән, ул 6 һәм 7 июньдә узачак онлайн-сайлап алуда катнаша ала. Чараның экспертлары ИТ-тармак һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре, компанияләр җитәкчеләре булачак. 

Сайлап алуны уңышлы узган һәм Бизнес-инкубатор белән килешү төзегән проектлар эксперт ярдәме, open space җиһазландырылган офиста урын, бухгалтерлык һәм юридик ярдәм, шәхси һәм дәүләт финанславы, PR-ярдәм, базарга чыгару һәм проектны эшләтеп җибәрү өчен куәтле виртуаль сервер алачак.

Катнашу бушлай. Тулырак мәгълүмат һәм гаризалар кабул итү  http://itparkrt.ru сайтында.

Сишәмбе, 19 май 2020, 15:00